Татарстан Президенты Камбоджага эш сәфәре кыла

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Камбоджа Корольлегенә эш сәфәре белән килде.

Иртәгә, 2016 елның 2 ноябрендә, төшкә кадәр Рөстәм Миңнеханов  илнең эре халыкара туризм үзәге – Сиемреап шәһәре белән танышачак. 

Төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Камбоджа башкаласы Пномпень шәһәренә юнәләчәк. Монда Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров белән бергә, Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелеге белән берничә рәсми очрашуда катнашачак.   Шулардан: Камбоджа Премьер-министры Хун Сен, Камбоджа Җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол һәм Камбоджа Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры – Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Прак Сокхон белән очрашулар көтелә. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясаячак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International