Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол белән очрашты

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Пномпень шәһәренә эш сәфәре кысаларында Камбоджа Җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия- Камбоджа мөнәсәбәтләре кысаларында Камбоджа белән ике яклы хезмәттәшлекне үстергә тели.   

Татарстан продукциясе Камбоджа базарында мәгълүм, диде Рөстәм Миңнеханов. 80 еллар башыннан бирле «КАМАЗ» компаниясе монда 1,6 меңнән артык автомобиль китерде. Казан вертолётлар заводы  Камбоджага 9 вертолет реализацияләде. Моннан тыш, Татарстан аерым төр җайланмалар сата.

«Үзара товар әйләнешен арттыру эшен дәвам итәргә кирәк, - диде Татарстан Президенты. - Без Камбоджага Татарстан  предприятиеләре продукциясен китерергә телибез, шулардан: йөк  автомобильләре, вертолётлар, суднолар, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясе. Үз чиратыгызда сез текстиль товарларыгызны безгә китерүегезне арттыра аласыз». 

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына Татарстан Республикасының сәнәгать һәм икътисадый потенциалы турында сөйләде.  

Сун Чантол Рөстәм Миңнехановка визиты өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Россия белән Камбоджа хезмәттәшлеге тарихы  алтмыштан артык ел белән исәпләнә. Министр Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа хөкүмәтара комиссиясе эшчәнлеге нәтиҗәлелеген уңай бәяләде.   

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Сун Чантолга биргән мәгълүматы өчен рәхмәт белдерде, барлык яңгыраган тәкъдимнәр  юнәлеш белгечләре тарафыннан җентекләп өйрәнеләчәк, дип белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International