Бүген Пномпеньга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа тышкы эшләр һәм халыкара мөнәсәбәтләр министры - Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Прак Сокхон әйәнде белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры - Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа хөкүмәтара комиссиясе рәисе Николай Никифоров катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан белән Камбоджа арасында мөнәсәбәтләрне яңа югары дәрәҗәгә чыгарырга һәм товар әйләнеше күләмен күпкә арттырырга кирәк. Моның өчен бүген бөтен мөмкинлекләр бар, диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгый яктан үскән регионнарының берсе. Без Россиянең АСЕАН (Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре ассоциациясе) илләре белән багланышларын киңәйтүгә үз өлешебезне кертергә тырышабыз, диде ул. Аның сүзләренчә, Россия-Камбоджа хөкүмәтара комиссиясенең алдагы утырышын Казанда үткәрү турында карар кылынган.
Хезмәттәшлек юнәлешләренә килгәндә, нефть химиясе, машина төзелеше, туризм, агросәнәгать комплексы, мәгълүмат технологияләре мәдәният һәм гумантир өлкәләр аталды.