Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 22 нче утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр арасында депутатларның күпчелек тавышы белән «2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты» законы проекты беренче укылышта кабул ителде.Татарстанның социаль-икътисадый үсеше фаразы белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. 2017 елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты белән Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды.
Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика бюджеты күләме 166 млрд. 786 млн. 326 мең сум булачак. Чыгымнар исә 174 млрд. 353 млн. 309 мең сум тәшкил итәр дип фаразлана. Бюджет кытлыгына килгәндә, ул 7 млрд 566 млн 983 мең булачак.
Агымдагы ел бюджеты кереме 160,6 млрд. сум, чыгымнар 166,4 млрд. сум, дефицит 5,8 млрд. сум дип фаразланган иде.
Узган ел, икътисадый кризиска бәйле рәвештә, 1 еллык кына бюджет кабул ителде. Быел исә, алдагы еллардагы кебек, 3 еллык бюджет планы каралды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджет проектына карата игътибарлы булырга өндәде.
“Бюджет әле I укылышта гына кабул ителә. II укылышта ул үзгәрешләр кичерер һәм бу үзгәрешләр безнең файдага булыр дип өметләнәбез. Белүегезчә, кыенлыклар алар калачак. Бу бездән кабул ителәчәк бюджетка карата бик игътибарлы булуны сорый”, – диде парламент Рәисе.