Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институтын Татарстан Республикасында югары нефть-газ белеме бирүнең 60 еллыгы белән котлады

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт дәүләт нефть институты (ӘДНИ) мөгаллимнәрен, аны тәмамлаганнарны, студентларны, аның кунакларын Татарстан Республикасында югары нефть-газ белеме бирүнең 60 еллыгы белән котлады.  

Тантаналы чаралар бу уңайдан Әлмәттә узды.   

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бәйрәмдә Мәскәү  нефть һәм газ институты вәкилләре катнашуын да билгеләп үтте. 

Нефть сәнәгате – икътисадыбыз нигезе, җитди белем бирү базасыннан гайре,  квалификацияле белгечләр әзерләүдән гайре, без конкуренциягә сәләтле була алмыйбыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Әлмәт нефть институтына укырга дип килсеннәр өчен, монда заманча технологияләр һәм квалификацияле белгечләр туплансын өчен югары уку йортының рейтинглары югары булу мөһим, диде ул.

Тулаем безнең нефть институты һәм нефтьчеләр башкаласы – Әлмәт шәһәре  без якын киләчәккә куйган бурычларга туры килергә тиеш, диде Татарстан Республикасы Президенты.

Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасының Стратегия-2030да «үсеш ноктасы» итеп нефть химиясе кластеры билгеләнгән.   

Болар бар да югары дәрәҗәдәге белгечләр булганда гына эшләячәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов, нефть тармагына заманча технологияләр кирәк.

«Моның өчен югары уку йортлары гына түгел, заманча инжиниринг һәм тикшеренү үзәкләре дә кирәк, һәм ышанам, без сезнең белән бу бурычны хәл итә алырбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов та – Әлмәт нефть институтын тәмамлаган, һәм аңа югары уку йортына халыкара    статус алу мөһим.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты югары уку йорты ветераннарына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Татнефть» компаниясенең бүгенге җитештерү һәм финанс күрсәткечләре, кече нефть компанияләренең казанышлары – боларның барысына да Әлмәт нефть институтында әзерләгән  югары дәрәҗәдәге кадрлардан башка ирешү мөмкин булмас иде.

«Без иң әһәмиятлесен аңларга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Нигезебез булсын өчен – нефть и газ булсын өчен беренче чиратта бу тармакта эшли алырлык белгечләребез, кадрларыбыз булырга тиеш».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International