Рөстәм Миңнеханов: Халык берлегендә - безнең көч!

2016 елның 4 ноябре, җомга

Бүген Казанда Кремль яр буе урамында Халык берлеге көненә багышлнаган митинг-концерт булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм башкалар катнашты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Бүген илебез өчен олы бәйрәм. Россия- күп милләтле, күп конфессияле дәүләт. Халык берлегендә - көчебез! Без гасырлар буе тату һәм тынычлыкта яшибез, шуңа күрә дә күренекле нәтиҗәләргә ирешәбез", - дип билгеләде ул. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Россия катлаулы вакытлар кичерә. Шуңа да карамастан, Президент Владимир Путинның уйланылган сәясәте нәтиҗәсендә Россия Федерациясе дөнья иминлеге һәм тотрыклылыгын тәэмин итү өлкәсендә мөһим роль уйный. 

"Татарстанда шулай ук төрле халык вәкилләре яши. Тынычлык һәм татулык үсешенбезгә көчле этәргеч бирә һәм алга таба үсешкә нигез булып тора, - диде ТР Президенты. - Барыгызны да бу бәйрәм белән котлыйм! Татарстанга һәм Россия дәүләтенә уңышлар һәм чәчәк атуларын телим!"

Шуннан бәйрәм концерты иҗади коллективлар чыгышы белән дәвам итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International