Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремле диварлары буенда урнашкан күренекле хәйрияче Әсгать Галимҗанов исемендәге яңа скверда булдылар. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.
Аңалатмаларны проект авторы – «План» архитектура һәм дизайн студиясе белгече Регина Сөендукова биреп барды.
Искәртәбез, 2008 елда Меңьеллык мәйданында Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы буенча һәм финанс ярдәме белән Хәйриячегә һәйкәл куелган иде, аның төп фигурасы – күренекле татар филантропы Әсгать Галимҗанов (02.03.1936 – 03.01.2016). Проект авторы – Татарстан Республикасы Атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле Казан скульпторы Асия Миңнуллина.
2016 елда, хәйрияче вафат булганнан соң, Казан шәһәре җитәкчелеге һәйкәл тирәсендәге скверны Әсгать Галимҗанов исеме белән атарга карар кылды. Минтимер Шәймиев гаиләсе скверны төзекләндерергә тәкъдим итте һәм финанс чыгымнарын үзенә алды.
Архитектор Регина Сөендукова хәбәр иткәнчә, төп эшләр быел июль аеннан алып октябрь аена кадәр башкарылган. Скверның төп элементлары – граниттан, утыргычлар карагай агачыннан ясалган. Җәяүлеләр зонасында 140 заманча антивандаль яктырткычлар куелган, 12 мең яшел үсенте утыртылган. Тәртип видеокүзәтү ярдәмендә алып барылачак.
Скверда төп урынны бронзадан эшләнгән плита алып тора, анда «Бессмертие твоё - в делах добрых… Лучшему из нас - Асгату Галимзянову. Минтимер Шаймиев» дип язылган.
Бүгенгә проект тәмамланган, барлык капиталь эшләр үтәлгән, сквер ачылган.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган парк концепциясен уңай бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, сквер Казан Кремле янында урнашкан, шәһәр кешеләренә һәм башкала кунакларына ошаячак, дип белдерде Татарстан Президенты.