Рөстәм Миңнеханов: Ышанам, әлеге хәрәкәт - "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале - алга таба да үсәчәк

2016 елның 5 ноябре, шимбә

"Үзгәреш җиле" татар җыры фестивалендә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. 

Чара М.Җәлил ис. Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә үтте. 

Фестивалҗ кунаклары арасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар бар иде. 

Искәртик, иң яхшы татар җырын башкаручыларны фестивальда чыгыш ясау өчен 2015 ел язында сайладылар. Алар арасында Татарстан һәм Россиядә яшәп иҗат итүчеләр, шул исәптән "Голос" проектында катнашучы вокалчы-җырчылар бар. Сайлау этабы нәтиҗәсендә 100 җыр сайланды, концерт программасында 24 яшь сәләтле җырчылар башкаруында 50 гә якыны яңгырый. Ел дәвамында башкаручылар белән Татарстан артистлары һәм Мәскәү укытучылары, музыка әһелләре, аранжировка ясаучылар эшләде.

Проект максаты - татар җырын үзгәртү, аның дәрәҗәсен күтәрү. 

"Үзгәреш җиле" проектының музыкаль җитәкчесе итеп джазмен, трубада уйнау остасы Вадим Эйленкриг чакырылды. 

Режиссер - сәхнәгә куючы Юрий Александров булды. Фестиваль сәхнәсен бизәү белән театраль һәм концерт художнигы Виктор Герасименко шөгыльләнде. 

Билгеләп үтик, 2016 елның 4 декаберендә "Үзгәреш җиле" проектын Мәскәүдә Дәүләт Кремль Сарае сәхнәсендә карап булачак. Чара Татарстан Республикасы Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уза.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары сорауларына да җавап бирде.

"Уңай тәэсир алдым, концертның беренче өлешен генә карасак та, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Безнең музыка, эстрадабызны, иҗади коллективларыбызны Татарстанда гына түгел, ә аннан читтә дә белсеннәр иде. Һәм, минемчә, бу бурыч башкарыла".

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, "Үзгәреш җиле" проекты өчен М.Җәлил ис. ТАДОһәмБТ җитәкчесе, фестивальнең генераль продюсеры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов күпне башкара алды. 

Нәкъ менә бу мәйданчыкта бүген фестиваль уза, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов, һәм мин ышанам, әлеге хәрәкәт - "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивале - алга таба да үсәчәк. "Мин үзем бу күренешне бик уңай бәялим, - дип кабатлады Татарстан Президенты. - Миңа барысы да ошый, һәм дәвамы әлбәттә булачак". 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International