Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Чехия хоккее ветераннарының җыелма командалары арасындагы иптәшләрчә матчта катнашты

2016 елның 6 ноябре, якшәмбе

Бүген Казанда Спорт сараенда Татарстан һәм Чехия хоккее ветераннарының җыелма командалары арасында халыкара иптәшләрчә матч узды.  

Республика җыелма командасы составына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, «Ак Барс»ның легендар хоккейчылары Алексей Морозов, Алексей Чупин, Рәфыйк Якубов, Сергей Зиновьев һәм башкалар бар иде. Хуҗалар командасын оста остаз Равиль Шәвәлиев җитәкләде. Чехия хоккейчылары арасында бозга НХЛ уенчылары Марек Посмык («Тампа Бэй») һәм Милан Халупа («Детройт»), шулай ук  Олимпия уеннарының бронза призеры Бедржих Щербан та чыкты. Чехия ветераннары командасын тренер Милан Новы җитәкләде.

Алканы символик рәвештә ташлауны Татарстан җыелма командасы капитаны Рөстәм Миңнеханов, кунакчыллык күрсәтеп, чех Марек Меленовскига бирде.

Барысы 15 әр минут 3 период уйналды. Финаль сирена 5:2 исәбе белән Татарстан хоккее ветераннары җиңүен беркетте. Рөстәм Миңнеханов матч барышында хет-трик ясады.

Азакта Татарстан Республикасы Президенты барлык хоккейчыларга да күркәм уеннары өчен рәхмәт белдерде һәм җанатарларның актив рәвештә көч биреп торуын билгеләп үтте. Чехия командасы капитаны Бедржих Щербан үз чиратында белдергәнчә, Татарстан һәм Чехия хоккее ветераннары арасындагы уеннар яхшы гадәткә әверелде.  

Җиңүчеләр составында иң яхшы уенчылар дип Алексей Морозов, Сергей Зиновьев һәм Рәфыйк Якубов танылды. Чехия командасында истәлекле призлар Марцел Кучерага, Берджих  Щербанга һәм Милан Халупага тапшырылды. Төп призны – иптәшләрчә матч Кубогын – Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев Татарстан хоккее ветераннарының җыелма командасы капитаны Рөстәм Миңнехановка тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International