Илдар Халиков Халыкара валюта фонды вәкиле Габриэль Ди Белла белән очрашты

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген Халыкара валюта фондының Россиядәге даими вәкиле Габриэль Ди Белла белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Анда шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – ТР буенча Милли банк бүлекчәсе идарәчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов, КФУ ректоры Илшат Гафуров катнашты.

“Андый абруйлы финнанс оешмасы вәкилләрен кабул итү безнең өчен зур горурлык ул”, - диде Илдар Халиков үзенең сәламләү сүзендә. - Тулаем Россия өчен, шулай ук Татарстан өчен дә,  аерым алганда, Халыкара валюта фонды башкара торган эш бик зур әһәмияткә ия”. 

ТР Премьер-министры хәбәр иткәнчә, Татарстанда икътисадны диверсификацияләүгә зур игътибар бирелә. Татарстан нефть химиясе, машиналар эшләп чыгару, агросәнәгать, мәгълүмати технологияләр юнәлешләрен үстерә бара. Иң югары күрсәткечләрне ил буенча “Алабуга” МИЗ тәкъдим итә. Инвестицион инфраструктуралар объектлары Татарстан икътисадында мөһим роль уйный, дип өстәде Илдар Халиков.

Габриэль Ди Белла Илдар Халиковка кабул итү өчен рәхмәт белдерде, Татарстан җитәкчелегенең  төбәктә икътисади тотрыклылыкны тәэмин итү өчен башкарган эшләрен уңай бәяләде.

“Татарстан бүген Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе булып тора: көчле икътисади нигезе һәм алга киткән сәнәгате бар. Монда бизнесны уңышлы алып бару өчен кирәкле барлык шартлар булдырылган. Сезне шуның белән котлыйсы килә”, – диде ул.

Габриэль Ди Белла бүген Казан федераль университеты студентлары белән очрашачак һәм лекцияләр укыячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International