Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Интер РАО» ГАҖ идарәсе рәисе Борис Ковальчук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Интер РАО» ГАҖ идарәсе рәисе Борис Ковальчук Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашу кысаларында энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Сергеев, республиканың кайбер энергетика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Килешү проекты Татарстан Республикасы белән «Интер РАО» ГАҖ арасындагы хезмәттәшлек юнәлешләрен билгели, Татарстан Республикасы энергетика һәм сәнәгатен үстерүне перспектив планлаштыру; республика территориясендә инвестицияләр җәлеп итү һәм инновацион проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карау; энергияне сак тоту һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең энергетика нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча уртак эшне дә кертеп. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге Килешүне имзалау республика энергетика тармагы үсеше өчен зур әһәмияткә ия. «Бу бик дөрес карар, аның нәтиҗәсендә безнең энергетика кластеры булдыру турындагы фикеребезнең җитди дәвамы булачак. Моннан тыш, әлеге документ киләчәк хезмәттәшлек үсешенең яңа формаларын табарга ярдәм итәчәк», - диде Татарстан Президенты.

«Без Татарстан Республикасы территориясендә энергетика һәм сәнәгать объектларына инвестицияләр җәлеп итүгә һәм аларны инновацион үстерүгә ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә шатбыз», - диде үз чиратында «Интер РАО» ГАҖ идарәсе рәисе Борис Ковальчук.

Аннары Килешүне имзалау тантанасы булды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Интер РАО» ГАҖ идарәсе рәисе Борис Ковальчук кул куйды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International