Киров өлкәсендә биомедицина комплексы төзегән «Нанолек» биофармацевтика компаниясе (Мәскәү) «Татхимфармпрепараты» предприятиесе белән кооперациядә импортны алмаштырырлык инновацион дарулар чыгарырга җыена. Бүген бу хакта «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында «Нанолек» ҖЧҖ президенты Владимир Христенко хәбәр итте.
Владимир Христенко хәбәр иткәнчә, яңа вакциналар балалар өчен куркыныч булмаячак, бу табибларга йөрү санын киметәчәк.
Искәртәбез, «Нанолек» компаниясенә 2011 елда «РОСНАНО» ДК ярдәме белән нигез салынган, ул социаль авыруларны профилактикалауга һәм дәвалауга юнәлеш алган. 2016 елның октябрендә «Нанолек» вакциналар чыгара башлаган.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, вакцинадан соң авыру куркынычы булган балалар өчен коклюшсыз компонентлы катнаш вакциналар чыгару ихтыяҗы ачыкланган, диде Владимир Христенко.
Хәзерге вакытта «Татхимфармпрепараты» предприятиесе тарафыннан «Нанолек» ААҖ җитештерүен урнаштыру эше алып барыла, аерым алганда, төргәкләү буенча. ВИЧ-инфицияләнгәннәрне һәм яман шеш авыруларын дәвалау өчен препаратлар җитештерү проекты бәяләнә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыш йомгаклары буенча «Нанолек» компаниясе җитәкчелегенә Татарстанның фәнни потенциалын файдаланырга тәкъдим итте. Үз чиратында республика, бәяләр конкуренциясенә сәләтле булган килеш, импортны алмашыручы продукция җитештерүне өстен күрәчәк.