Рөстәм Миңнеханов АКШта Боинг заводларында булды

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген (2016 елның 9 ноябрендә) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре кысаларында Рентон һәм Эверетт (Вашингтон штаты) шһәрләрендә «Боинг» компаниясе заводларында булды.
Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озата йөри.
Заводның Рентон шәһәрендәге баш офисында Рөстәм Миңнехановны "Боинг" компаниясенең Россиядәге һәм БДБ илләрендәге президенты Сергей Кравченко каршы алды. Тәкъдир итү барышында ул "Боинг" компаниясенең ресурсларны сак тоту производствосы (Lean системасы) нәтиҗәсендә уңышлы эше турында сөйләде. "Боинг"та аны гамәлгә кертү 90 нчы елларда башланган, 2000 еллар башында – Россиядә дә. Хәзер компания аена 42 Boeing 737 самолеты чыгара. 
Татарстан Республикасы Президенты һәм делегация әгъзалары өчен завод тарихы турында да мәгълүмат бирделәр. Рөстәм Миңнеханов тар фюзеляжлы Boeing 737 самолетлары семьялыгын җыю линиясен карап чыкты һәм яңа технологияләр белән танышты.   
Аннары Татарстан Республикасы делегациясе «Боинг» компаниясенең  Эверетт шәһәрендәге заводына юнәлде. Монда кунаклар киң фюзеляжлы «Боинг» самолетлары, аерым алганда, Boeing 777 һәм Dreamliner модельләрен җитештерү белән танышты. Шуннан соң заводта кадрлар әзерләү программасы буенча брифинг уздырылды. Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Боинг" заводында стажировка узучы Россия инженерлары белән дә очрашты.
"Боинг" компаниясенең Россиядәге һәм БДБ илләрендәге президенты Сергей Кравченко белән әңгәмәсендә Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә,  Татарстанда авиатөзелеш кластеры җитди рәвештә үстерелә. Республика башкаласында С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы (Ту -160 һәм башкалар), Казан вертолетлар заводы (Ми-8, Ми-17, Ми-38, Ансат, Актай) урнашкан, кадрлар әзерләү өчен база бар.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республика «Боинг» белән белгечләр әзерләү өлешендә хезмәттәшлек итәргә тели һәм ул Сергей Кравченконы   "Иннополис" МИЗ эшчәнлеге белән танышу өчен Татарстанга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International