Татарстан Премьер-министры Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә катнашты

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген көннең икенче яртысында “Пирамида” комплексында Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу тантанада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Тантанага килүчеләр үзләренең хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган коллегаларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләү сүзләре белән чыгыш ясап, Фәрит Мөхәммәтшин, республика үсешендә һәм тотрыклылыкны саклауда полициянең мөһим ролен билгеләде. Ул Татарстанның барлык полиция хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар һәм гаилә бәхете теләде.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Аерым алганда РФ Президенты указы белән күпьеллык тырыш хезмәте өчен  I дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены медалена Ренат Галиуллин лаек булды.

Эчке эшләр министры Артем Хохорин шулай ук ведомство хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән РФ ЭЭМның Саба районы буенча бүлек башлыгы Васил Исмәгыйлев, ЭЭМның Экстремизмга каршы көрәш үзәгенең ТР буенча бүлек башлыгы Азат Шәфиков бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International