Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов өч көнлек (2016 елның 9-11 ноябре) эш сәфәре белән Америка Кушма Штатларында вакытта Калифорниянең Кремний үзәнендәге Google – Googleplex компаниясе кампусында компания җитәкчелеге белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ җитәкчесе Антон Грачев һәм башкалар озата йөрде.
Аннары Татарстан делегациясе әгъзалары өчен Google кампусы буйлап экскурсия оештырылды. Бүген Google компаниясенең дөньяның 40тан артык илендә 70тән артык офисы һәм Кремний үзәнендәге Маунтин-Вью шәһәрендә штаб-квартирасы бар, ул Googleplex буларак мәгълүм. Монда хезмәткәрләр өчен креатив эш пространствосы оештырылган, аңа, эш урыннарыннан тыш, кафе һәм микрокухня керә. Google офисларында өстәл футболы, теннис, бильярд, волейбол һәм пинг-понг өчен уен урыннары җиһазландырылган, шулай ук видеоуеннар һәм пианинода уйнау урыннары бар.
Google компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтәләре буенча җитәкчесе Чарина Чой (Charina Choi) компаниянең яңа технологияләр, машинада өйрәтү һәм ясалма акыл өлкәсендәге яңа эшләнмәләре турында сөйләде.
Кече бизнес белән эшләү өчен хәл ителешләрне Google компаниясенең интернет-икътисад глобаль юнәлеше һәм кече бизнес белән эшләү буенча җитәкчесе Том Ли (Tom Lue) тәкъдир итте. Ул хәбәр иткәнчә, аерым алганда, Google Россия компаниясе һәм Саклык банкы тарафыннан Татарстанда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Бизнес класс» белем бирү проекты гамәлгә ашырыла. Аннары сорауларга җаваплар сессиясе узды.
Рөстәм Миңнеханов, Google белгечләренә мөрәҗәгать итеп, Кремний үзәне инженерларының пилотсыз автомобиль проектын кайчан эшләп бетерүләре турында сорады. Технологик компания вәкилләре, якындагы 3-5 ел эчендә мондый автомобиль тәкъдир ителәчәк, дип җавап бирделәр.
Татарстан Республикасы Президенты хәбәр иткәнчә, хәзер Татарстан Республикасында КАМАЗ пилотсыз автомобиле эшләнә, аны 2030 елда чыгару планлаштырыла. Ышанам, бар да әйбәт булачак, сезнең нәтиҗәләрне көтәбез, диде Рөстәм Миңнеханов.