Рөстәм Миңнеханов 500 Startups бизнес-инкубаторы эшчәнлеге белән танышты

2016 елның 11 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШ на эш сәфәре кысаларында 500 Startups бизнес-инкубаторы җитәкчелеге белән очрашты. Эшкуар Дэйв Макклюр нигез салган 500 Startups бизнес-инкубаторы - халыкара венчур фондлары арасында иң атаклыларының бересе. Компаниядә илнең 20 илендә 150 кеше эшли. 

Кристина Цай, компаниягә нигез салучыларның берсе, бизнесны оештыру тарихы һәм яңа проектларны нинди принциплар буенча сайлаулары турында сөйләде. Компания коммерция, мобиль җайланмалар, мәгариф, финанс технологияләр өлкәсендәге һәм башка инде әзер проектларга инвестицияләр кертә. Фонд портвыелендә 200 млн. доллар, ул дөньяның 50 илендәге 1200 компаниядә катнаша. 500 Startups компаниясенең еллык табышы 20 % тәшкил итә. 500 Startups компаниясе менторлары (остазлары) моңарчы PayPal, Google, Facebook, YouTube, Yahoo, LinkedIn, Twitter, Apple һәм башка компания топ-менеджерлары булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International