Рөстәм Миңнеханов SAP компаниясенең инновацион тәкъдимнәре белән танышты

2016 елның 11 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов SAP компаниясенең инновацион тәкъдимнәре белән танышты. Очрашу  Пало-Альто шәһәрендә үтте (Калифорния).

Очрашуда SAP компаниясенең презентациясен карагач, Татарстан Республикасында автомобиль төзелеше, нефть-газ комплексы, акыллы шәһәрләр өлкәсендә һәм муниципаль берәмлекләрдә цифрлы системаларга күчү программасын уртактан гамәлгә ашыру тәкъдимнәре каралды. Яклар Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында дәвамлы хезмттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. 

SAP-системалары аша финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп юнәлешләрен атоматлаштыру мөмкин. Финанслар, материаль-техник тәэминат, сату, производствоны планлаштыру, хезмәткәрләр белән идарә итү, техник хезмәт күрсәтүне һәм җиһазларны ремонтлауны, бизнес-аналитиканы автоматлаштырып була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International