Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода MasterCard компаниясенең регионда тиз үсүче Европа базарлары президенты Белла Ставчански белән очрашты. Искәртәбез, бүген, 2016 елның 11 ноябре – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның АКШка эш сәфәренең соңгы көне.
Очрашу Америка-Россия эшлекле советы мәйданчыгында узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «АК БАРС» банк» ГАҖ идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, Белла Ставчанскины сәламләп, MasterCard компаниясе белән бергә гамәлгә ашырылучы "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проектының 2016 елның 13 октябрендә Зеленодольск шәһәрендә "Саклык банкы" идарәсе рәисе Герман Греф катнашында уңышлы старт алуы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты MasterCard компаниясе белән эшчәнлекне уңай бәяләде һәм, ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда "Мир" түләү системасын үстерүгә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу платформа "Татарстан Республикасында яшәүче картасы" проектында кулланылачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" МИЗ кысаларында киләчәктә хезмәттәшлекне үстерүне тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина MasterCard компаниясен 2017 елның маенда Казанда булачак Kazansummit партнёрлык форумында чыгыш ясарга чакырды.
Белла Ставчански үз чиратында Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне яңа проектларда киңәйтергә тәкъдим итте, аерым алганда, санлы технологияләр өлкәсендә (digital technology).