Рөстәм Миңнеханов Америка-Россия эшлекле советының еллык конференциясен ачу тантанасында катнашты

2016 елның 11 ноябре, җомга

Бүген (2016 елның11 ноябрендә) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка-Россия эшлекле советының еллык конференциясе чараларында катнашты.
Татарстан Республикасы Президентының эш программасы Америка-Россия эшлекле советының еллык конференциясен ачу тантанасы белән башланып китте.
Кунакларга һәм конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән АРДС президенты һәм генераль директоры Дэн Рассел һәм РЕНОВА Групп Директорлар советы рәисе, «Сколково Фаундейшн» президенты Виктор Вексельберг мөрәҗәгать иттеләр.
Аннары «Россия икътисадын үсеш траекториясенә кайтаруда инновацияләр роле» панель сессиясе узды. Утырыш барышында инновацияләрнең Россиянең икътисадый яктан уңышлы үсешенә йогынтысы турында фикер алыштылар.  
Панель сессиясендә төп чыгыш ясаучылар: Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты Җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов, Дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары ассоциациясе башлыгы Сергей Беляков, «Яңа икътисадый үсеш» партнерлыгы президенты Михаил Дмитриев, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе директоры Иван Федотов, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, Россия Федерациясе  Финанс министры урынбасары Андрей Иванов, Россиянең АКШтагы Илчесе Сергей Кисляк.
Форум турында төгәлрәк: http://usrbc.org/viewEvent.html?language=ru_RU&productId=9434

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International