Рөстәм Миңнеханов: «Ford Sollers» ны без илебезнең алдынгы предприятиеләренең берсе дип саныйбыз

2016 елның 12 ноябре, шимбә

Бүген Сан-Францискода Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ford» компаниясе вице-президенты Стивен Биган белән очрашты. Очрашу Америка-Россия эшлекле советы чаралары кысаларында узды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты. 

ТР Президенты Стивен Биганга Татарстанга багышланган сессиядә республика турындагы җылы сүзләре өчен рәхмәт белдерде. 

2011 елда республикага килеп, сез безнең «Ford» белән уңышлы хезмәттәшлегебезгә нигез салдыгыз, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстандагы уртак «Ford Sollers» предприятиесендә «Fiesta» җиңел машиналары һәәм «Ecosport» кроссоверлары Чаллыда, «Explorer», «Kuga» машиналары һәм коммерциягә автомобильләр «Transit» «Алабуга» махсус икътисадый зонасында. 2015 елдан Алабугада двигательләр җитештерелә.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанның сәнәгый мөмкинлекләрен исәпкә алып, локальләштерүне алга таба да үстереп була. 

Рөстәм Миңнеханов «Форд Соллерс» та хәзерге вакытта кулланыла торган һәм Татарстанда җитештерелә торган автомобиль компонентларын җитештерүне арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. 

«Ford Sollers» ны без илебезнең алдынгы предприятиеләренең берсе дип саныйбыз, дип ассызыклады ТР Президенты. 

Стивен Биган да Рөстәм Миңнехановка ярдәме өчен рәхмәт белдерде һәм уртак проектның уңышлы булачагына ышануын әйтте. Аның фикеренчә, Татарстанда автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өчен бөтен шартлар бар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International