Бүген Алабуга районындагы «Тарловка» сынау полигонында «Дакар-2017» ралли-марафонына старт алдыннан «КАМАЗ-мастер» командасының сынау йөрешләре һәм традицион смотры узды. Спортчыларга уңышлар теләргә дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.
«Тарловка» полигонына килүгә үк, Рөстәм Миңнехановка халыкара узышларда катнашучы автомобильләрне күрсәттеләр. Карау барышында аңлатмаларны «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин биреп барды. Ул билгеләп үткәнчә, Чаллы командасының яңа ярышлар сезоны ике эре раллидан - «Дакар» һәм «Африка Эко Рейс»тан башланачак. Ике узыш та киләсе елның гыйнварында узачак. В.Чагин сүзләренчә, бөтен техника да әзер: инженерлар үзгәрешләр кертте, куәтне көчәйттеләр һәм автомобильләр куркынычсызлыгын камилләштерделәр.
Шуннан Татарстан Президенты, үзе рульгә утырып, авыр йөк машиналары әзерлеген тикшерде.
“Машина яхшы тәэсирләр калдырды, барысы да уйланылган, амортизация, тормозлар, руль, мотор барысы да уйланылган, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Татарстан Президенты. – Машина йөртүче узыш вакытында арымаячак, безнең машиналар югары әзерлекле. Юллар уңар дип өметләнәм”.
Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә команда өчен җан атачагын белдерде. “Чаллы халкы – “КАМАЗ-Мастер” командасының иң тугры җанатары, бу команда үсеп килүче яшь буын өчен максатчанлык, чыдамлык үрнәге. “КАМАЗ” илебезнең тарихына машиналары белән генә түгел, ә аларны җитештергән кешеләре белән дә кереп калырга лаеклы. Бу марафоннан да егетләребез җиңү белән кайтыр дип көтеп калабыз”, - диде шәһәр башлыгы.
“КАМАЗ-Мастер” командасы башта Франциядә техник тикшерү үтәчәк. 30 декабрьдә машинаның техник хәлен старт буласы урында, Парагвайда да тикшерәчәкләр, 2 гыйнварда команданы тәүге тизлек участогы көтә. Узыш 14 гыйнварда Буэнос-Айреста тәмамлана.
Шулай ук "КАМАЗ-Мастер" катнаша торган “Африка Эко Рейс” узышы да Монакода 31 декабрьдә старт алып, 14 гыйнварда Сенегалда төгәлләнәчәк. Узыш маршруты “Дакар”ның элеккеге Африка схемасы буенча узачак.