Рөстәм Миңнеханов «Русджам Стеклотара Холдинг» компаниясенең Россиядәге президенты Айдын Ондер белән очрашты

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Русджам Стеклотара Холдинг» компаниясенең Россиядәге президенты Айдын Ондер белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы җитәкчесе Тимур Шаһивәлиев, "Татспиртпром" компаниясе генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов катнаштылар. 

Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсъәләләрен һәм эшлекле элемтәләр мөмкиндекләре турында сөйләштеләр. 

«Русджам Стеклотара Холдинг» ҖЧҖ заводлары югары сыйфатлы пыяла савытлары җитештерә һәм Россиядә бу өлкәдә алдынгы урыннарны били. Компания продукциясен эре компанияләр куллана, шул исәптән "Татспиртпром" компаниясе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International