Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ЛУКОЙЛ» нефть комапниясе» ГАҖ вице-президенты, «РИТЭК» АҖ генераль директоры Николай Николаев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Яклар киләчәк уңышлы хезмәттәшлек, уртак проектлар буенча үзара аңлашу мәсьәләләре турында фикер алыштылар, илнең нефть чыгару тармагы өчен мөһим темаларга кагылдылар.