Татарстан Президенты КХРның Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы - Генераль консулы урынбасары Чэн Вэй белән очрашты

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов КХРның Казандагы Генераль консулы вазыйфаларын башкаручы - Генераль консулы урынбасары Чэн Вэй белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов һәм башкалар катнашты. 

Искәртәбез, быел октябрь аенда Кытайның Казандагы Генераль консуллыгы рәсми рәвештә эшенә кереште.    

Рөстәм Миңнеханов Чэн Вэй әфәндене дипломатик миссиясе башлану белән котлады һәм, бу урындагы эше Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан-Кытай хезмәттәшлеген ныгытырга ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.  

Аннары яклар сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең мөһим мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International