Российская Федерациясе илкүләм гвардиясенең Федераль гаскәрләре хезмәте директорының урынбасары - Россия Федерациясе илкүләм гвардиясе гаскәрләренең баш командующие Сергей Лебедев белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
ТР Президентының ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узган очрашуда шулай ук Илкүләм гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие урынбасары Артур Әхмәтҗанов, ТР Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Российская Федерациясе илкүләм гвардиясенең Федераль гаскәрләре хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнаштылар.
Очрашу барышында Сергей Лебедев Рөстәм Миңнехановка Российская Федерациясе илкүләм гвардиясенең Федераль гаскәрләре хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәровны рәсми рәвештә тәкъдим итте. Ул хәбәр иткәнчә, Рөстәм Гомәровка чираттагы хәрби звание - полковник исеме бирелүе турында указ имзаланган.
Сергей Лебедев Российская Федерациясе илкүләм гвардиясенең Федераль гаскәрләре хезмәте исеменнән Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы тарафыннан күрсәтелгән ярдәм һәм игътибар, актив хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов та Российская Федерациясе илкүләм гвардиясенең Федераль гаскәрләре хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынына Рөстәм Гомәровны билгеләгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен әйтте.
Шуннан яклар агымдагы багланышлар мәсьәләләре турында сөйләште.