Татарстанда чагында Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко Иннополис шәһәрендә һәм Свияжск утрау-шәһәрендә булды

2016 елның 20 ноябре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко Иннополис шәһәрендә булды.   

Искәртәбез, Олег Кожемяко Татарстан Республикасына ике көнлек эш сәфәре белән (2016  елның 20-21 ноябре) килде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Сахалин өлкәсе губернаторы Иннополис шәһәренең кызыклы объектлары белән танышты, шул исәптән Попов ис. технопарк, Иннополис университеты, югары уку йортының спорт комплексы һәм башкалар.

Иннополис инновацион шәһәрен Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тәкъдир итте.

Бүген Иннополис шәһәре – махсус икътисадый зона, Россия ИТ-югары уку йорты урнашкан территория. Интеллектуаль үзәге – Иннополис университеты, югары уку йортының уку-укыту программасы «Карнеги Меллон» университеты, Амстердам һәм Сингапур университетлары белән берлектә әзерләнгән. 2015 елда  Иннополис университетына конкурс бер урынга 62 кеше тәшкил итте. Быел анда 612 студент белем ала.

Иннополис унтверситетының киләчәккә планнары турында университет ректоры Александр Тормасов сөйләде.  

Искәртәбез, бүген Казанга килүгә үк Олег Кожемяко Свияжск утрау-шәһәрендә булды, анда ул утрауның тарихы, утрауда урнашкан  тарихи объектлар һәм архитектура ядкярләре белән танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International