Рөстәм Миңнеханов: Бүген Сахалин өлкәсенең алга таба үсешкә мөмкинлекләре гаять зур

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сахалин өлкәсе губернаторы Олег Кожемяко белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдино, Казан мэры Илсур Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Олег Кожемякога быел сентябрь аенда Татарстан делегациясенең Сахалин өлкәсенә визитын югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Сахалин өлкәсе арасында 2016-2018 елларда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде. "Әлеге документны конкрет эшләр һәм уртак проектлар белән тулыландырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Сез республикабызга килеп, Татарстанның икътисадый мөмкинлекләре һәм тәҗирбәсе белән танышырсыз да, төбәкләребез арасында хезмттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшербез дип килешкән идек". 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, губернатор визитының программасы территорияләрнең инновацион үсешенә юнәлдерелгән. Сахалин делегациясе кичә "Иннополис" махсус икътисадый зонасында булган һәм республиканың югары технологияләр өлкәсендәге казанышлары белән танышкан. Бүген кунаклар "Химград" һәм ИТ-парк кебек инновацион объектларны карарга җыеналар. 

"Без югары технологияләр өлкәсендә, уңайлы инвестицион мохит булдыруда, инновацияләрне гамәлгә кертүдә тәҗрибәбез белән уртаклашырга шат", - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты фикеренчә, Сахалин өлкәсенең алга таба үсешкә мөмкинлекләре гаять зур. Төбәк табигать ресурсларына бай, аның куәтле нефть-газ комплексы бар, балык сәнәгате көчле, халыкара кооперациядә катнаша, экспорт күләме зур. 

"Ерак арага карамастан, безнең икътисадый элемтәләр яхшы үсә. Регионара товар әлйәнеше соңгы елларда 800 млн. сум тәшкил итә. Әмма әлеге күрсәткечләр зуррак була ала", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Бүген Татарстан Сахалинга "КАМАЗ" авыр йөк машиналарын, шиналар, медицина җиһазларын, төрле азык-төлек продуктларын сата. Шул ук вакытта республика утрауга автобуслар, махсус техника, вертолетлар, суднолар, нефть чыгару җиһазларын, химик реагентлар, дизель ягулыгын, күкертне, мотор майларын, минераль ашламаларны китерергә әзер. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүгнеге көнгә Татарстан шәһәр мохитен төзекләндерүгә, кадрлар әзерләү, электрон хезмәт күрсәтү, мәгариф өлкәсен үстерүгә зур игътибар бирә 

"Былтыр Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кабул ителде. Һәр субъект үзенең көчле якларын үстерергә тиеш. республикабыз икътисадының көчле ягы - нефть сәнәгате. Без шул өлкәгә таяначакбыз", - диде ТР Президенты. 

Якындагы елларда Татарстанда эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырылачак, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Бу - "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры, Свияжск регионара мультимодаль логистика комлпексы, "Мәскәү - Казан" ЮТМ төзелеше һәм башкалар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International