ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре хакында хәбәр итте

2016 елның 3 декабре, шимбә

Гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре кысаларында республикадагы сәүдә мәйданчыкларына 1 млрд. сумнан артык бәялек продукция китерелде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәмәсендә ТР авыл хуҗалыгы азык-төлек министрының берече урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Н.Титов сүзләренчә, быел көзге ярминкәләр 10 сентябрьдән башландылар. Казанда сәүдә 10 мәйданчыкта оештырылды, Чаллыда - өч, Зеленодольскта (Октябрьский ав.) - бер. 12 ярминкә нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 763,2 млн. сумга продукция китерделәрю Аерым алганда, 11 мең тонна бәрәҗге, 1 мең тоннадан артык ит, 700 тонна он, сөт 400 тонна тирәсе, 1 мең тоннага якын шикәр комы, 6,2 млн. данә тавык йомыркасы сатылды. 

Атна саен продукцияне ярминкәләргә китерү эшендә Казанда 500 машина, Чаллыда 200 машина катнашты. 

Эре шәһәрләрдә генә түгел, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чистай, Алабуга шәһәрләрендә дә ярминкәләр узды. Әлеге мәйданчыкларга 242,8 млн. сумга товар китерелде. 

Шәһәр халкы ит, сөт, йомырка, ярмалар һәм башка авыл хуҗалыгы товарларын сатып ала алды, кибеттәгедән бәяләр 30 процентка кадәр аерыла. 

Николай Титов шулай ук хәбәр иткәнчә, былтырдагы кебек ярминкәләрдә катнашучыларга транспортка чыгымнар кайтарылачак. Якын арада түләүләр башланачак. 

Яорминкәләрдә эре агрохолдинглар актив катнашты: «Ак Барс», «Татагрохим», «Татмелиорация», «Татагролизинг», «Майский» теплица комбинаты. 

Татпотребсоюз эшен дә билгеләп үтәргә кирәк, диде Н.Титов. Ул Алексеевк, Саба, Буа, Кама Тамагы, Балтач, Мамадыш, Лаеш, минзәлә, Ютазы, Тукай районнарындагы бүлекчәләрне иң яхшылары дип атады.  

Рөстәм Миңнеханов ярминкәләрдә актив катнашулары өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, әлеге чаралар халыкта бик популяр, шәһәр халкы чиста, экологик продуктларны арзан бәягә ала алалар. Ә шәһәр җитәкчелеге, фермерларга кирәкле шартлар булдырып, ярдәм итәргә тишеләр, дип ассызыклады ТР Президенты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International