Татарстан Президенты РПСЧ митрополиты Андрианга һәйкәл ачуда катнашты

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Бүген Рус Православие Староверлар чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русия митрополиты Андрианга Казанда һәйкәл куелды. Тантаналы чара Казанның Иске урамында урнашкан Покрау чиркәве каршында узды.

Әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Рус Православие Староверлар чиркәвенең Мәскәү һәм Бөтен Русия митрополиты Корнилий, Казан мэры Илсур Метшин, Рус Православие Староверлар чиркәвенең Казан-Нократ епархиясе вәкилләре һәм бүтән дин әһелләре, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Тумышы белән Казаннан булган митрополит Андрианга һәйкәл кую турындагы фикер 2014 елда әйтелгән. Шул ук вакытта аны Татарстан һәм Казан җитәкчелеге дә хуплаган. 

2016 елның язында һәйкәл проекты эскизлары кабул ителеп, “Ирек” компанияләр төркеме эше уңай бәя алган. Татарстан Президенты ярдәме белән проект гамәлгә ашырылган.

“Казанда Андрианга һәйкәл ачылуына мин бик шат. Ул – расколдан соң, ә бу 350 елдан күбрәк вакыт, староверлар чиркәвенең предстоятеленә куела. Һәйкәл Казанны бизәп торачак”, – диде митрополит. Шулай ук ул республикада төрле дин вәкилләренә һәм дингә бертөрле ихтирам күрсәтүләрен билгеләп үтте.

“Татарстанда барлык дин вәкилләре үзара тату яшәвен күрсәтә алуыбыз – бик куанычлы хәл”, – диде Рөстәм Миңнеханов. “Болгарда Ислам академиясен төзибез, Казанда Изге Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызабыз, сезнең белән бергә кафедраль чиркәүне торгызабыз”, – диде Татарстан Президенты. “Бу кешегә һәйкәл куюда ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтләремне әйтәм. Ул тарихта эз калдырган, чын казанлы”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Һәйкәл алу тантанасыннан соң кунаклар Рус Православие Староверлар  чиркәвенең торгызылучы кафедраль чиркәвен дә карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International