Татарстанда татар телендә яңа балалар телеканалы барлыкка килергә мөмкин

2016 елның 9 декабре, җомга

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендә Татарстан Республикасында татар телен үстерү һәм эшләтү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.

Эшче төркем составына республика дәүләт органнары, югары уку йортлары, иҗтимагый оешма, фәнни һәм эксперт берлеге вәкилләре керә.

Утырышта катнашучылар милли мәктәпләр өчен кадрлар әзерләү, мәктәпкәчә белем бирүне үстерү һәм интернет челтәрендә татар сегментын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  

Аерым алганда, татар телендә яңа балалар телеканалын булдыру тәкъдиме каралды. Экспертлар фикеренчә, республикада яшь тамашачылар өчен сыйфатлы телевизион канал кирәк. Телетапшырулар күңел ачу һәм өйрәтү функцияләрен башкарырга тиеш.

Татар телендәге яңа балалар телеканалы концепциясен эшләү өчен эшче төркем булдырылды. Аның алдында яңа телеканалга исем табу һәм 0+ яшь категориясе өчен иң яхшы телетапшырулар проектына конкурс оештыру тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International