Рөстәм Миңнеханов “Стройтрансгаз”ААҖ генераль директоры Сергей Макаров белән очрашты

2011 елның 3 марты, пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Стройтрансгаз”ААҖ генераль директоры Сергей Макаров белән очрашты.

Республика башлыгы “Стройтрансгаз” компаниясенең Татарстанда эшләү тәҗрибәсе булмавын искәртеп узды. “Без сезнең компания турында күбрәк белергә телибез, сезгә дә Татарстан турында күбрәк белү әһәмиятле булачак. Бергәләп без нәрсәләр эшли, ничек бу юнәлештә алга бара алабыз, шуны билгеләргә кирәк”, - дип белдерде ул.

Россиянең эре инжиниринг һәм төзелеш компаниясе булган “Стройтрансгаз” җәмгыятенә 1990 елда нигез салына. Компания ягулык-энергетика һ.б. өлкәләрдә сәнәгать һәм инфраструктура объектларын торгызу белән шөгыльләнә. Торба үткәргечләр, резервуар парклары, энергетика, нефть, газ эшкәртү объектлары - әнә шундыйлардан. “Стройтрансгаз” шулай ук “Ямал-Ауропа”, “Зәңгәр агым” (“Голубой поток”) газүткәргечләрен төзүдә катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International