Индонезиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди: Казан бүген Индонезия туристларын күбрәк җәлеп итәрлек булган

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Суматра утравында җир тетрәү аркасында 100 кеше һәлак булуга бәйле рәвештә Индонезия Республикасына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.

Индонезия –АСЕАН илләре арасында Россиянең мөһим сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе, диде Татарстан Президенты.

Ул шулай ук искәрткәнчә, быел июль аенда Казанда Илче әфәнде белән очрашкан, Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре кысаларында Индонезия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышкан.   

Рөстәм Миңнеханов Индонезия вәкилләрен 2017 елның 18-20 маенда узачак Kazansummit халыкара икътисадый саммитында катнашырга чакырды.

Ул хәбәр иткәнчә, үзе дә 2013 елда Индонезиядә булган, анда ул Индонезия Тышкы эшләр министрлыгында очрашуларда катнашкан, Индонезия Сәүдә министрлыгында Индонезия-Татарстан бизнес-форумы уздырылган.

Моннан тыш, Индонезия провинцияләре губернаторлары Татарстан Республикасына эш сәфәре белән киләләр, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм бу  традицияне саклап калырга кирәк, чөнки мондый визитлар Татарстан-Индонезия багланышларын ныгыта һәм үстерә. 

«Индонезия – икътисады үсә баручы ил, - диде Татарстан Президенты. – Моннан тыш, Индонезия – мөселманнар иң күп яшәүче илләрнең берсе, безгә хезмәттәшлекне икътисадта гына түгел, мәдәнияттә дә, спортта да, туризмда да, фәндә дә, шулай ук дини белемдә дә үстерергә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, киләсе елның февралендә  Джакартада халыкара сәүдә ярминкәсе узачак, анда хәләл продукциясе белән Татарстан җитештерүчеләре дә катнашачак.

Үз чиратында Индонезия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вахид Суприяди Индонезиядәге җир тетрәүгә бәйле рәвештә кайгы уртаклашкан өчен рәхмәт белдерде. 

Илче искәрткәнчә, бу – аның Татарстанга икенче визиты. Сәфәренең сәбәбе – беренче мәртәбә Казанда Кол Шәриф мәчетендә Индонезиядән бу очрак буенча махсус килгән парга никах укыячаклар.

Индонезиядән килгән пар нәкъ менә Казанда никах укытырга теләвен белдергән, диде Мөхәммәд Вахид Суприяди әфәнде, ә моңарчы алар бер мәртәбә дә Россиядә булмаганнар, әмма алар Татарстанның мөселманнар яшәүче Россия төбәге булуын беләләр икән.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Мөхәммәд Вахид Суприяди Индонезия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Илче әфәнде искә төшергәнчә, 2017 елның августында Татарстанда Индонезия Көннәре узачак.  

Казан бүген Индонезия туристларын күбрәк җәлеп итәрлек булган, дип саный Илче әфәнде.  

Мөхәммәд Вахид Суприяди хәбәр иткәнчә, Ача провинциясе (Индонезия) җитәкчелеге Казан университетына биш студентын җибәрергә ниятли. Бүген Татарстан югары уку йортларында Индонезиядән 20 студент укый инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International