Бүген иртән иртүк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкара шәһренең «Эсенбога» халыкара аэропортына килде.
Татарстан Республикасы Президентының Төркия Республикасына эш сәфәре программасында «Хәят» холдингы, «Гебзе» оешкан сәнәгать зонасы, «ERG Insaat» төзелеш компаниясе һәм «Төркия һава юллары» авиакомпаниясе вәкилләре белән очрашу. Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне киләчәктә үстерү мәсьәләләре Төркия-Татарстан эшлекле форумында һәм Төркия Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашуда каралачак.
Төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашуда хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышырга җыена. Моннан тыш, визит программасында Төркия Республикасы Премьер-министры Биналы Йылдырым, Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу һәм Анкара шәһәре мэры Ибраһим Мәлих Гёкчәк белән очрашу каралган.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Ататөрк мавзолеендә булырга һәм хәзерге Төркия Республикасына нигез салучыга чәчәк бәйләме салырга ниятли.