Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисади форумының глобаль лидерлыгы программасында катнашучылар белән очрашты

2011 елның 7 марты, дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтендөнья икътисади форумының глобаль лидерлыгы программасында катнашучылар белән очрашуында Татарстанның икътисади, сәяси һәм социаль үсешенә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды.
Бөтендөнья икътисади форумының глобаль лидерлыгы программасында катнашучылар төркеме Татарстанга Россиягә визиты кысаларында килде. Кунаклар Чаллы, Түбән Камадагы кайбер сәнәгать предприятиеләрендә һәм “Алабуга” махсус икътисади зонасында булырга өлгерде инде. Алар шулай ук IT-парк, Универсиада авылы һәм спорт объектлары белән танышырга ниятли. Төркемне Бөтендөнья икътисади форумының лидерлык һәм академик мәсьәләләр офисы идарәче директоры профессор Гильберт Пробст җитәкли.
“Яшь глобаль лидерлар” форумы 750 дән артык яшь лидерны – дөньяның төрле төбәкләре, бизнесның төрле өлкәләре, Хөкүмәт, гражданлык җәмгыяте, сәнгать, мәдәният, фәнни даирәләр һәм гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен берләштерә. Швейцария Хөкүмәте яклавы астында бәйсез коммерцияле булмаган фонд сыйфатында төзелгән “Яшь глобаль лидерлар” форумы Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Яшь глобаль лидерлар Бөтендөнья икътисади форумының барлык утырышлары, фәнни тикшеренүләре һәм инициативаларында диярлек катнаша.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуны ачып, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов глобаль лидерлык программасында катнашучыларны Давостагы Бөтендөнья икътисади форумы вакытында республикага килергә чакырулары хакында искәртте. “Биредә сезнең белән очрашуыбызга, Татарстанның үсеше, адымнарыбыз хакындагы фикерләрегезне ишетүебезгә шатбыз”, - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Р.Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов кунакларга кыскача гына төбәкнең икътисади торышы хакында хәбәр итте. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, нефть чыгару Татарстан икътисадының нигезе булды һәм шулай булып калачак та. ТР Президентының сүзләренә караганда, нефть чыгаруның еллык күләме әле тагын 20 ел дәвамында 30 миллион тоннадан азрак булмаячак.
Р.Миңнеханов фикеренчә, Татарстан икътисадының перспективалы төп үсеш ноктасы, беренче чиратта, нефть химиясе һәм Түбән Камадагы нефть химиясе комплексы. Шуның белән бергә, ТР Президенты билгеләп үткәнчә, җитештерелгән полимерларны эшкәртү кече һәм урта эшкуарлык үсеше өчен төп нигез булырга тиеш.
Республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру өчен Татарстан җитәкчелеге мәгарифне үстерүдә билгеле бер адымнар ясый. Рөстәм Миңнеханов башлангыч һәм урта белем бирүне модернизацияләү программалары, шулай ук Казанда федераль һәм ике милли тикшеренү вузы төзелүе хакында хәбәр итте.
Төркемнең җитәкчесе профессор Гильберт Пробст, үз чиратында, республикага чакырганы өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдерде.
Кунаклар Рөстәм Миңнехановны сорауларга күмде. Аерым алганда, яшь лидерлар Татарстан җитәкчеләренең талантлы яшьләрне ни рәвешле читкә җибәрмәве, республикада калдыруы белән кызыксынды. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, перспективалы кадрларны республикада мәҗбүриләп калдырырга ярамый. “Безнең бурыч – эшлләү һәм яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру”, - дип саный Р.Миңнеханов.
Кытай кунагы хосусыйлаштыру өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе белән кызыксынды. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 1990 елларда Россиядә актив хосусыйлаштыру чорында күп кенә активлар юк кына бәягә сатылды, әмма, ТР Президенты фикеренчә, хәзер әлеге процессның нәтиҗәләрен яңадан карарга ярамый. Үз чиратында, Татарстан республиканың эре предприятиеләрендә дәүләт акцияләренең төп өлешен саклап кала алды.
Татарстан башлыгы билгеләп үткәнчә, республика Директорлар советы аша компанияләр эшендә актив катнаша, аларның үсеше белән кызыксына. “Хәзерге вакытта безнең активлар тиешенчә бәяләнмәгән, әмма киләчәктә без аларны сата алачакбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына керергә тиеш, дип саный. Р.Миңнеханов фикеренчә, биредә уңай һәм тискәре яклар бар. “Бөтендөнья сәүдә оешмасына кергәнче без әле бик күп нәрсәне үзгәртеп корырга тиешбез. Ә моны эшләмәсәк, тагын да начаррак булачак”, - диде Татарстан башлыгы.
Очрашу ахырында профессор Гильберт Пробст кызыклы әңгәмә өчен Татарстан Президентына рәхмәт белдерде. “Сезнең нефть, эре предприятиеләр белән генә чикләнмичә, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтүегез, урта классны булдырырга омтылуыгызны ишетү безнең өчен күңелле булды”, - дип мөрәҗәгать итте профессор Пробст Рөстәм Миңнехановка.
Үз чиратында, Татарстан Президенты бүгенге очрашуның әһәмиятен ассызыклады. “Безгә яңа элемтәләр урнаштырырга кирәк. Мин безнең очрашуның моның белән генә бетмәвен телим. Миңа безнең багланышларның дәвам итүе мөһим, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов кунакларга. - Әгәр республикада нинди дә булса идеяләрне гамәлгә ашыру теләгегез бар икән, без сезне күрүебезгә шат булачакбыз”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International