Рөстәм Миңнеханов: “Экстремизм һәм террорчылык – иминлек өлкәсендә төп куркыныч тудыручылар”

2011 елның 7 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында ТР Куркынычсызлык советы, ТРда Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе, ТРда хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмә, ТР буенча Оператив штабның киңәйтелгән уртак утырышын үткәрде. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
“Республикада криминоген вәзгыять тотрыклы һәм хокук саклау органнарының даими контролендә, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып. – 2010 ел дәвамында теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны - 16 процентка, авыр һәм үтә авыр җинаятьләрнең саны өчтән бер өлешкә диярлек кимеде. Шуның белән бергә аларны тикшерүнең нәтиҗәлелеге һәм сыйфаты башка күп кенә төбәкләрдәгегә караганда сизелерлек югары. Әмма бу бездә барысы да яхшы һәм хокук саклау эшчәнлеге өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр юк дигән сүз түгел. Бу тынычлану өчен сәбәп түгел”.
ТР Президенты фикеренчә, җинаятьчелеккә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, хокук саклау структураларының үз вакытындагы һәм дөрес эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле. Бөтен хокук саклау системасы һәм хакимият органнарының эшчәнлеге әлеге бик тә әһәмиятле өлкәдә координацияләнергә тиеш. Барыннан да элек, аларны иминлек һәм хокук тәртибе өлкәсендәге җитди куркыныч янауларга каршы көрәшкә юнәлдерү зарур. Бүгенге шартларда бу – ксенофобия һәм экстремизм, террорчылык һәм наркоҗинаятьчелек, законсыз иммиграция һәм коррупция. Бу җинаятьләрнең барысы да үзара тыгыз бәйләнгән.
Татарстан прокуроры Кафил Әмиров үз докладында ассызыклап үткәнчә, соңгы вакытта Россия Федерациясенең кайбер субъектларында экстремизм һәм террорчылыкның көчәеп китүе федераль үзәк тарафыннан әлеге тискәре күренешләргә каршы тору буенча чаралар комплексы кабул итүгә китерде. Бу эш системалы һәм даими рәвештә алып барылырга, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш аеруча нәтиҗәле булырга тиеш. Криминаль төркемнәрнең ныклап торып очына чыгарга кирәк. Тагын бер өстенлек – хокук саклау органнары системасында коррупциягә каршы көрәш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International