Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак утырышында катнашты

2016 елның 17 декабре, шимбә

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллегиясенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак утырышы уздырылды.  

Чара К(И)ФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты базасында узды һәм 2016 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының көтеләчәк үтәлеше йомгакларына һәм 2017 елга Татарстан Республикасы финанс, салым, һәм казначылык органнарының бурычларына багышланды.

Утырышта Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Силуанов К(И)ФУның Идарә, икътисад һәм финанс институты бинасын, шул исәптән  уку аудиторияләрен һәм компьютер классын, югары уку йортының Магистратура үзәген, башка уку бүлмәләрен карап чыктылар. Кунаклар өчен К(И)ФУ һәм Идарә, икътисад һәм финанс институты эшчәнлеге турында тәкъдир итү оештырылды. Моннан тыш, кунакларга «Финанс грамоталылыгы» проектын да тәкъдир иттеләр.

Ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның дәүләт бурычы 94,8 миллиард сумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин.

Министр сүзләренчә, ел башы белән чагыштырганда, дәүләт бурычы күләме 3,5 миллиард сумга артачак. «Бурычлар федераль бюджеттан җәлеп ителгән кредитларның күләме арту исәбенә үсте», - дип аңлатты ул.

Радик Гайзатуллин сөйләгәнчә, быел федераль бюджеттан барлыгы 5,7 миллиард сумлык бюджет кредитлары алынган. 2,2 миллиард сум кайтарылган. «Республика федераль бюджет кердитларын кайтару буенча федераль бюджет алдында үзенең барлык бурычларын да вакытында үти», - дип искәртте министр.

«Федераль кредитлар җәлеп итү өчен Россия Финанслар министрлыгы белән Татарстан Министрлар Кабинеты арасында тиешле килешүләр төзелгән иде, аларда республика бюджеты өчен аерым индикаторлар билгеләнгән. Ел нәтиҗәләре буенча андагы барлык индикаторлар да үтәләчәк», - дип өстәде ул. Министр республиканың коммерция кредитлары буенча бурычлары булмавын искәртте. «Ел нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлекләрдә бурычларның гомуми күләме 29,9 миллиард сумны тәшкил итә», - дип әйтте министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International