Сергей Собянин Татарстанга сәфәр кыла

2011 елның 12 марты, шимбә
Бүген Мәскәү мэры Сергей Собянин Татарстан Республикасында эш сәфәрендә.

Мәскәү кунагын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР Премьер-министры урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Казанга Мәскәү мэры белән бергә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының элеккеге җитәкчесе, хәзер Мәскәү мэры урынбасары, Мәскәү Шәһәр төзелеше департаменты җитәкчесе Марат Хөснуллин да килгән иде.

Собянин визитын ТР Лаеш муниципаль районының Столбище бистәсендәге “Таткабель” заводыннан “Инвэнт” компанияләр төркеме мәйданчыгыннан башлый.

“Таткабель” – кабель–үткәргеч продукцияләр җитештерү буенча эре предприятие. Предприятиене дөньякүләм танылган җитештерүчеләр заманча җиһазлар белән тәэмин иткән.

Сергей Собянин заводта ТР сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен дә карый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International