Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Рөстәм Миңнеханов чит ил гаммәви мәгълүмат чараларына Татарстанның потенциалын тәкъдим итте
2011 елның 13 марты, якшәмбе
Якындагы перспективада нефть чыгару Татарстан икътисадының нигезе булачак. Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашуда әнә шул хакта хәбәр итте.
Республика Президенты чит ил журналистларын (“Дойчланд радио”, «Ист Ньюс» фотоагентлыгы, Кытай Үзәк телевидениесе, «Синьхуа» мәгълүмат агентлыгы, Кытай халыкара радиосы вәкилләре) татар милли ашлары белән сыйлады һәм Татарстанның потенциалын тәкъдим итте.
Очрашу башында Рөстәм Миңнеханов чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә Татарстанга игътибар күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтләрен ирештерде һәм республиканың аларга охшаячагына, Татарстанда еш кунак булачакларына ышаныч белдерде.
ТР Президенты республиканың потенциалы һәм үсеш планнары, аерым алганда, Татарстанда инде 60 елдан артык нефть чыгарылуы, шушы вакыт эчендә 3 миллиард тоннадан артык “кара алтын” табылуы хакында сөйләде. Ел саен 30 миллион тоннадан артык нефть чыгарыла. “2030 елга кадәр без әлеге темпларны сакларга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
“Якындагы перспективада нефть чыгару безнең икътисадның нигезе булачак. Шунлыктан без нефть химиясе, нефть эшкәртү мәсьәләләре белән бик җитди шөгыльләнәбез, - дип хәбәр итте республика башлыгы. – Нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм машина төзелеше үсеш нокталары булачак”.
“Теләсә кайсы хакимиятнең төп бурычы – яшәү сыйфатын яхшырту, бу мәгариф, медицина, мәдәни хезмәт күрсәтү өлкәләренә кагыла. Мәгарифтә җитди үзгәртеп корулар бара – быел балалар бакчаларында 11 меңнән артык урын булдырылачак; уку елы ахырына кадәр барлык мәктәп укытучыларына ноутбуклар тапшырылачак. Бу мәгарифнең тагын да нәтиҗәле үсешенә җитди этәргеч бирәчәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
ТР Президенты чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә шулай ук “2013 елгы Универсиада”, “2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты” проектларын тәкъдим итте. “2011 елда Кытайның Шеньжень шәһәрендә Бөтендөнья универсиадасы узганнан соң безгә югары дәрәҗәне саклау авыр булачак. Шунлыктан без тәҗрибә өйрәнү өчен берничә мәртәбә Шеньжень каласында булдык”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, быел 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионыннан тыш, 2013 елгы Уеннарның барлык спорт объектлары да диярлек төзелеп бетәчәк.
Чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре ТР Президентына сайлау системасы, Татарстанның туристлык потенциалы, республикада милләтара татулыкны саклау, Украина, Ливия, Кытай белән мөнәсәбәтләргә һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сораулар бирде.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз