Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышында катнашты

2016 елның 26 декабре, дүшәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме дүртенче утырышы ачылды.  

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылганнар катнаша.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.  

Татарстан парламенты утырышы, Россия Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алып, бер минут тынлык белән башланып китте. Авиаһәлакәттә 92 кешенең гомере өзелде. «Без фаҗигале төстә һәлак булган пассажирларның һәм самолет экипажы әгъзаларының туганнары һәм якыннары белән бергә хәсрәтләнәбез, аларның кайгыларын чын күңелдән уртаклашабыз», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Искәртәбез, бу – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2016 елдагы соңгы утырышы. Татарстан Республикасы парламенты Президиумы тәкъдиме буенча көн тәртибенә 21 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 5 республика законы проекты  һәм 8 федераль закон проекты. Өч закон проекты беренче укылышта каралачак, икесе – икенче укылышта.   

Беренче укылышка музейлар һәм музей эше турында, Татарстан Республикасы документларының беренче нөсхәсе турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектлары, шулай ук  аерым муниципаль берәмлекләр территорияләренең чикләрен үзгәртү турындагы закон проекты. 

Икенче укылышта парламентарийлар хокук бозуларны профилактикалау турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын караячак.  

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында җәмәгать судьялары  кандидатуралары каралачак. Моннан тыш, 2017 елга законы проекты эше планы, 2017 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының башка илләрнең һәм Россия Федерациясе субъектларының парламентлары белән, халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлеге планы расланды.   

Депутатлар шулай ук Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында нотык тыңлаячак.   

Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон чыгару инициативасы белән чыгарга ниятли. Законы проекты федераль законнардагы каршылыкларны бетерүгә юнәлгән.

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Татарстан Республикасының һәм «Россия тимер юллары» ААҖның уртак проектлары һәм республикада тимер юл транспортын киләчәктә үстерү перспективалары турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте мәгълүматы тыңланачак.

Көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү тәкъдимнәре белән парламент комитетлары рәисләре Шакир Яһудин, Леонид Якунин, Светлана Захарова һәм Альберт Хәбибуллин чыгыш ясады. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы көн тәртибе 36 мәсьәләдән торачак.

Төгәлрәк Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында –  http://www.gossov.tatarstan.ru/news/show/4276.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International