Рөстәм Миңнеханов киләчәк буыннар мәнфәгатьләрендә илнең экологик үсеше мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышын уздырды (Мәскәү, Кремль).

Утырыш киләчәк буыннар мәнфәгатьләрендә илнең экологик үсеше мәсьәләсенә багышланды.   

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.   

Утырышны ачып, Владимир Путин искәрткәнчә, киләсе 2017 ел Экология елы дип игълан ителде, ә экологик юнәлеш, өстенлекле юнәлеш буларак,  күптән түгел расланган Россияне фәнни-технологик үстерү бч стартегиясенә салынган. 

«Эш озак сроклы булачак – 20, 30 елга һәм аннан да күбрәккә. Агымдагы мәсьәләләрне хәл итәргә акча юклыкка сылтап, бу юнәлеш буенча масштаблы чараларны башламасак, – бу безгә стартегик бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирмәячәк. Тагын шунысы да бар: мәсьәләне инде чигереп тә булмый», - диде Владимир Путин. Ул шулай ук ассызыклаганча, Россиянең гаять зур ресурс потенциалы, әлбәттә инде, планетар әһәмияткә ия.

«Безнең илнең эчәр сулар, урман байлыклары запаслары колоссаль күләмдә, бик күп биотөрлелеге бар һәм ул бөтен дөньяның экологик доноры булып тора, ул биосфера тотрыклылыгының 10 процентын тәшкил итә», - диде Россия Президенты. Владимир Путин һичшиксез хәл ителергә тиешле иң кискен экологик проблемаларны билгеләде.

Төп мәсьәлә – атмосферага зарарлы матдәләр чыгарып ташлауларны, аларны сулыкларга һәм туфракка чыгаруларны тамырдан киметүгә ирешү, иң беренче чиратта сәнәгатьне технологик яктан яңадан җиһазландыру, иң яхшы технологияләрне гамәлгә кертү бәрабәренә. Кайбер эре компанияләр әйләнә-тирә мохитне саклау буенча үз программаларын гамәлгә ашыралар инде, күп кенә предприятиеләр бу мәсьәләгә җитди игътибар бирми әле, диде Владимир Путин.

Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында нотыклар белән Чиләбе өлкәсе Губернаторы Борис Дубровский, РФ табигать ресурслары һәм экология министры Сергей Донской, РФ Президентының табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге президенты  Александр Шохин һәм башкалар чыгыш ясады.

Төгәлрәк Россия Президентының рәсми порталында http://www.kremlin.ru/events/president/news/53602

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International