Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Дубайда Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш визиты кысаларында "Бөтендөнья авылы" (Global Village) тематик күргәзмәсендә булды.
Әлеге күргәзмә ачык һавада оештырылучы тематик ярминкә, ул БГӘ территориясендәге туристлар арасында популяр булган кызыклы күңел ачу чарасы.
Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең күңел ачу инфраструктурасын булдыру һәм бөтен дөньядан туристларны җәлеп итүдәге тәҗрибәсе белән танышты.
Global Village ярминкәсе зур чикләнгән территориядә урнашкан, аның буйлап ясалма елга ага һәм дөньяның төрле халыкларын чагылдыручы сәүдә павильоннары тора.
Һәр павильон милли стильдә эшләнгән, биредә төрле халыклар вәкилләре кунакларга милли ризыклар тәкъдим итәләр, милли биюләр күрсәтәләр, төрле сувенирлар саталар.
Әлеге күргәзмә 1997 елдан бирле эшли. 2005 елда аңа Emirates Road районында даими урын бирделәр.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, ярминкәне оештыручылар күңел ачу ысулларын төрлеләндерергә тырышалар, яңа тамашалар һәм чаралар оештыралар.
"Бөтендөнья авылы" буйлап экскурсияне Дубайдагы һәр елгы ивестицион форум AIM (Annual Investment Meeting) җитәкчелеге вәкилләре оештырды.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Президенты Аппаратының Тышкы элетмәләр департаменты җитәкчесе урынбасары Марат Гатин һәм башкалар озата йөрде.