Бүген Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган хатыны белән Казан Кремле буйлап экскурсия ясады. Кунакларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Төркия делегациясе иң элек Кол Шәриф мәчетендә булды, биредә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мәчетнең имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юныс кунакларны гыйбадәтханә белән таныштырды. Кунаклар мәчетнең Коръәннең төрле телләрдәге бүләк басмасы саклана торган намаз уку бүлмәсендә һәм ислам мәдәнияте музеенда булды.
Кунакларны озатканда, Рамил хәзрәт Төркия Республикасы Премьер-министрына истәлеккә Кол Шәриф мәчете төшерелгән декоратив тәлинкә рәвешендәге сувенир бүләк итте.
Шуннан соң делегация Благовещенье соборында булды, биредә кунакларны Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий каршы алды. Ул собор буйлап экскурсия үткәрде һәм Төркия Премьер-министрына көмеш җептән эшләнгән тартмачык бүләк итте.
Аннары делегация Татарстан Президенты резиденциясенә юл тотты, биредә кунакларны ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев каршы алды. Татарстанның беренче Президенты Төркия Республикасы Премьер-министрын федераль әһәмияткә ия “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” мәдәни-тарихи проекты белән таныштырды.
Искәртеп узабыз, Төркия Республикасы Премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Казанга кичә Россия Федерациясенә рәсми визиты кысаларында килде. 15 мартта Төркия Премьер-министры Мәскәүдә Россия Президенты Дмитрий Медведев һәм РФ Премьер-министры Владимир Путин белән очрашты.