Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2015 елга “Алабуга” МИЗ да инвестицияләрнең гомуми күләме 100 млрд. сумнан артачак, ә резидент- компанияләр саны 35 кә җитәчәк
2011 елның 18 марты, җомга
2015 елга “Алабуга” МИЗ да инвестицияләрнең гомуми күләме 100 млрд. сумнан артачак, ә биредә теркәлгән резидент-компанияләр саны 35 кә җитәчәк. Бу хакта бүген Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында узган “түгәрәк өстәл” утырышында “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры Василий Кудряшов хәбәр итте.
Инновацион эшчәнлекне үстерү өчен Татарстан мисалында төбәк инфраструктурасын төзү мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә узды.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы утырышта катнашучылар игътибарын бүген республикада дүрт индустриаль парк, тугыз технопарк, “Химград” технополисы, инвестиция һәм венчур фондлары, шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасы эшләүгә юнәлтте. “Алабуга” МИЗ үсеше хакында чыгыш ясаган генераль директор Василий Кудряшов бүген биредә 14 резидент-компания теркәлүе, инвестицияләрнең гомуми күләме 30 млрд. сумнан артык булуы хакында мәгълүмат бирде. Аның белдерүенчә, биредә резидент-компанияләр өчен керем салымы ставкасы киметелгән, ирекле таможня зонасында башка ташламалар каралган. Шулай ук сәнәгый, эшлекле, таможня инфраструктурасы төзелү дә компанияләр өчен уңайлыклар тудыра. Агымдагы елның мартына булган мәгълүматларга караганда, “Алабуга” инфраструктурасына инде 14,5 млрд. сумлык инвестицияләр салынган.
Генераль директор аеруча уңышлы үсештә булган резидент-компанияләр арасыннан “Соллерс”ны билгеләп үтте. 2011 ел башына булган мәгълүматларга караганда, компаниянең гомуми инвестицияләр күләме 7 млрд. сумнан артык. “Соллерс”ның үсеше хакында тулы итеп үз чыгышында компаниянең генераль директоры Вадим Швецов бәян итте.
Эшчәнлеген “Химград” технополисында алып баручы компанияләр үзенчәлеге хакында акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы рәисе Альберт Кәримов сөйләде. Бүген биредә эшләүче 111 компания барлыгы 6 млрд. сумлык продукция эшләп чыгара.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2026 ел
Татарстанда 246 күп фатирлы торак йортка капиталь ремонт ясауга керештеләр, барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде. Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
10
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады
Россия венчур форумы үзенең технологик үсеш лидерларын җәлеп итү үзәге статусын раслады. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 20 нче Россия венчур форумын ябу тантанасында белдерде. Чара «Казан Экспо»да узды.
7
апрель, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта 8 апрельдән 10 апрельгә кадәр Казанда узачак Россия венчур форумы турында сөйләделәр
Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде. Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.
Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды, анда 2025 елга йомгак ясалды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Директорлар советы әгъзалары компаниянең 2025 елдагы финанс-икътисадый эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз