Илдар Халиков 2010 елда узган Бөтенроссия халык исәбен алуның Татарстан өчен әһәмиятен ассызыклады. “Узган халык санын алу барыбыз өчен дә гади булмады, шулай да без аны җитди проблемаларсыз үткәрә алдык. Татарстан кебек күпмилләтле халык яшәгән республикалар өчен сан алу мөһим. Безнең республика динамик үзгәрештә”, - дигән ышаныч белдерде Премьер-министр.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.