Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Универсиада авылында яшәүчеләрне “Дакар” ралли партнеры кайнар ризык белән тәэмин итәргә ниятли
2011 елның 21 марты, дүшәмбе
Универсиада авылынды яшәүче студентларны һәм спортчыларны кайнар ризык белән тәэмин итү белән корпоратив җәмәгатьчелек туклануын тәэмин итү өлкәсендә Ауропаның эре компанияләренең берсе “Sodexo” шөгыльләнергә мөмкин. Бүген “Дакар” ралли-рейдында катнашучыларны тукландыру белән тәэмин итү белән шөгыльләнүче компаниянең мөмкинлекләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.
Тәкъдим итү Казан студентлар корпусы кампусында булды, биредә кунаклар Франция компаниясе ашларын үзләре татып карады.
“Sodexo” компаниясе вәкилләре белдерүенчә, алар “Дакар” ралли-рейдының күп еллык партнеры булып тора. Татарстанда “Sodexo” көн саен “КАМАЗ” хезмәткәрләрен 22 мең төшке аш белән тәэмин итә, шулай ук Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе пациентларын тукландыра.
Компания тарафыннан эшләнгән Универсиада авылында даими яшәүче студентларны ризык белән тәэмин итү концепциясе өч зал булдырудан гыйбарәт. Алар шартлы рәвештә “Тоскана”, “Прованс” һәм “Казан” дип аталачак, анда италия һәм татар ризыклары тәкъдим ителәчәк. Гомумән алганда, бу өч зал көн саен 1110 студентны ризык белән тәэмин итә ала. Шулай ук төзелә торган Халыкара мәгълүмат үзәгендә тагын 2800 студентны ашату ниятләнә. Хезмәткәрләрне республикадан җәлеп итү һәм ризыклар өчен ингредиентларны Татарстанда алу ниятләнә.
Универсиада авылында 11 меңнән артык студентны урнаштыру ниятләнә, шул сәбәпле тукландыру пунктын киңәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Универсиада вакытында кайнар ризык белән тәэмин итү иң катлаулы һәм иң актуаль мәсьәлә булачак. Шуңа күрә студентлар Уеннарына кадәр тәҗрибә җыю өчен бу көндәлек эшне җайга салырга кирәк. Универсиада вакытында көн саен 100 меңгә кадәр аш-су әзерләргә кирәк булачак.
“Төп бурыч – файдалы һәм сыйфатлы ризык әзерләү”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты фикеренчә, бары тик җайга салынган системалы һәм катгый стандартлы эре компанияне җәлеп итү генә даими рәвештә югары сыйфатлы ризык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов “Sodexo” компаниясенә “Түбән Кама Шин” ААҖ һәм “ТАНЕКО” заводы хезмәткәрләре туклануын тәэмин итү буенча “Татнефть” компаниясе белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсе буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Шулай ук Татарстан Президенты ТР Сәламәтлек министрлыгына һәм республика вузларына “Sodexo” компаниясе катнашында Татарстан хастаханәләре һәм университетларында кайнар ризык белән тәэмин итү мөмкинлеген карауны йөкләде
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз