Илдар Халиков: “Геологик мәгълүматның бердәм системасын төзү барлык структуралар өчен дә файдага гына булачак”

2011 елның 22 марты, сишәмбе
Бүген Казанда “Идел буе федераль округында федераль һәм территориаль геологик мәгълүмат фондларының бердәм системасы эшчәнлеге” дигән ике көнлек семинар эшли башлады. Татарстан башкаласының Россия һәм халыкара масштабтагы бихисап чараларны кабул итү буенча бай тәҗрибәсе булса да, мондый юнәлештәге чараның бездә әле тәүге тапкыр үткәрелүе. Округ семинарын “Идел буе федераль округы буенча геологик мәгълүмат террриториаль фонды” федераль дәүләт учреждениесе Татарстандагы филиалы базасында оештырган. Семинарның пленар утырышы бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында “Ривьера” комплексында узды. Чарада шулай ук Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык, Россия федераль геология фонды, ТР министрлык-ведомстволар вәкилләре һ.б. катнаша.

Идел буе федераль округы буенча геологик мәгълүмат территориаль фонды директоры Татьяна Косарикова белдерүенчә, геологик мәгълүмат җир асты байлыкларын файдалануга кагылышлы өлкәләр өчен зур әһәмияткә ия. Ул хәзерге вакытта ил Хөкүмәте тарафыннан тармак проблемаларын чишү өчен 2030 елга кадәр геология тармагын үстерү старатегиясе эшләнүен җиткерде. Геологик мәгълүматны саклау урыннарының интернет-реестрын төзү, геологик мәгълүмат белән эшләүдә электрон документ әйләнеше системасын актив куллынылышка кертү стратегияне гамәлгә ашыруда төп шартлар булачак. Казанда узучы округ семинары федераль һәм территориаль геологик мәгълүмат фондларының бердәм системасын эшләтергә, фондлар эшчәнлеге системасында инновацияләр үсешенә этәргеч бирергә ярдәм итәр дип ышана катнашучылар.

Семинарда катнашучыларны ТР Президенты исеменнән сәламләгән Премьер-министр Илдар Халиков геологик мәгълүматны республика икътисады, нефть сәнәгате, төзелеш материаллары җитештерү кебек яңа юнәлешләр өчен нигез дип атады. Бу җыен кысаларында узачак фикер алышулар, “түгәрәк өстәл” утырышлары катнашучыларга бер-берләрен тагын да яхшырак аңларга, үзара файдалы нәтиҗәләргә килергә ярдәм итәр, дип саный ул.

Илдар Халиков ассызыклаганча, Татарстанда геологик мәгълүматка совет чорыннан ук җитди игътибар бирелә. Шулай да, ди ул, җыелган мәгълүматлар төрлесе төрле ведомстволарда урнашканга, аларны куллану кыен. “Шуңа күрә геологик мәгълүматның бердәм, үзара алмашуга корылган системасын төзү барлык структуралар өчен дә файдага гына булыр иде”, -дип ассызыклады Премьер-министр.
Аның искәртүенчә, дәүләт тарафыннан җир асты байлыкларын мониторинглау мәгълүмат туплауга гына кайтып калмаска тиеш. “Алынган мәгълүматның нәтиҗәлелеге бүген күп очракта аның оперативлыгына, үтемлелегенә, куллану өчен уңайлы булуына бәйле. Мәгълүмат технологияләре ярдәменнән башка моңа ирешү башка мөмкин түгел”, -ди Хөкүмәт башлыгы. Ул үз чыгышында мәгълүмат технологияләрен актив куллану буенча республикада тупланган тәҗрибәгә тукталып үтте, республиканың башка төбәкләрдәге тәҗрибәне өйрәнүгә әзер булуын белдерде.
Семинарның мәгълүмат технологияләре, аерым алганда, халыкка электрон юл белән дәүләт хезмәтләре күрсәтү үсеш алган, IT-парк уңышлы гына эшләп килгән Татарстан җирендә узуы бездә өйрәнерлек бай тәҗрибә булуга да бәйләнгән. Семинарда катнашучылар ике көн дәвамында заман технологияләрен куллану буенча республикада тупланган тәҗрибә белән якыннан танышачак. Программада “ТР Электрон Хөкүмәте”, “ГЛОНАСС+112”, “Инфомат” һ.б. проектлар белән танышу каралган.

Геологик мәгълүмат фондының Татарстан филиалы 2007 елда оешкан иде. “Шушы еллар эчендә филиал мәгълүматны электрон вариантка күчерү буенча зур эшләр башкарды”, дип ассызыклады үз чыгышында аның җитәкчесе Гөлнара Мәүлетдинова. Пленар өлештә шулай ук Роснедрның геологик нигезләр, фән һәм мәгълүмат идарәсе җитәкчесе Евгений Попов, Идел буе федераль округы буенча геологик мәгълүмат территориаль фонды директоры Татьяна Косарикова чыгышлары тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International