Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Хельсинкида Финляндия белән Татарстан президентлары очрашты
2011 елның 24 марты, пәнҗешәмбе
Бүген очрашуда Финляндия Президенты Тарья Халонен белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәктә Россиянең динамик үсеш алучы төбәкләренең берсе буларак Татарстанның Финляндия белән мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикерләште.
Искәртеп үтәбез, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Хельсинкида ике көнлек сәфәрдә. Сәфәрнең төп максаты – Финляндия белән Татарстан арасында сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлекне үстерү.
Финляндия Президенты Тарья Халонен белән очрашу тәмамлангач Рөстәм Миңнеханов ММЧ вәкилләренә бүгенге визит Финляндия белән мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарачак дип белдерде.
24-25 мартта Хельсинкида булу кысаларында икътисади хезмәттәшлек турында ниндидер килешүләр төзү турында сүз барганда, Татарстан Президенты бу юлы Финляндиягә Татарстан парламетнарийлары, бизнесменнары, дәүләт түрләләре делегациясе килүен билгеләп үтте.
“Безнең Финляндия белән мөнәсәбәтләрнең тарихы бар инде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без бу илгә нефть-химия продукцияләре чыгарабыз. Биредә “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ кебек эре сәнәгать предприятиесенең бу мәсьәлә белән шөгыльләнә торган сәүдә вәкиллеге бар. Бүген “Түбән Кама Нефтехим” продукциясен Финляндия предприятиеләренә җибәрү буенча берничә килешү төзеләчәк”.
Моннан тыш, иртәгә Финляндия белән Татарстан компанияләре катнашында уртак инновация проектларын гамәлгә ашыру турындагы килешүгә кул куелачак, дип белдерде ТР башлыгы.
Безнең төп бурыч – Татарстанда мөмкин кадәр күбрәк фин компанияләрен тәкъдим итү, дип белдерде ТР Президенты. Аның фикеренчә, бүгенге көндә Финляндия компанияләре югары технологияле һәм көндәшлелеккә сәләтле продукция җитештерә.
Без шулай ук чит ил компанияләре үсеше өчен Татарстан нинди мөмкинлекләргә ия булуын тәкъдим итәргә телибез, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан өчен Финляндиянең мәгариф өлкәсе зур кызыксыну уята, дип ассызыклады Татарстан башлыгы.
“Без мөнәсәбәтләрне бөтенләй яңа дәрәҗәгә күтәрәчәкбез, һәм Россия белән Финляндия мөнәсәбәтләрендә Татарстанның роле сизелерлек булачак”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз