ТР Президенты Финляндия татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты
2011 елның 24 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты. Очрашу “Исламия” Татар мәдәни-дини үзәгендә узды.
Бу чарада Хельсинки, Тампере, Ярвинпаа һәм Турку шәһәрләре татар җәмгыяте вәкилләре, тышкы эшләр һәм сәүдә министрлыклары вәкилләре, Бөтендөня татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. катнашты.
Җәмгыятьтәге барлык балалар өчен татар телендә башлангыч белем бирү каралган. Җәй балалар “Camp” лагеренда ял итә, анда татар мәдәнияте һәм тарихы өйрәнелә. Соңгы елларда җәмгыять чакыруы буенча Татарстан балалары һәм укытучылары килә башлады.
Татар җәмгыяте белән очрашу татар телендә узды. ТР Президенты Финляндия татар җәмгыятенең актив әгъзаларына грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Лаеш районының Никольское авылында узган «Каравон» республика рус халык мәдәнияте бәйрәмендә катнашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм республиканың Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская озата йөрделәр.