1 апрельдән алып 1 июньгә кадәр Татарстанда санитар чистарту икеайлыгы узачак

2011 елның 29 марты, сишәмбе
Татарстан шәһәр һәм районнары территорияләрен 1 апрельдан башлап санитар чистарту буенча игълан ителгән ике айлык мәсьәләләре хакында бүген ТР Министрлар Кабинетында уздырылган брифингта сүз булды.

ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров чыгышында белдергәнчә, экология өлкәсендә контрольлек итүче инспекторлар иярченле навигаторлы нетбуклар белән “коралландырылачак”, рөхсәт ителмәгән урыннарда чүплекләр хасил булуын, объектларда санитар-экологик торыш авиация файдаланып тикшереләчәк.

Традицион ике айлык (соңгысы көзен булган иде) чаралары барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, инспекция үткәрә торган федераль органнар белән берлектә, уртак рейдларга чыгачак, моңа прокуратура органнары җәлеп ителәчәк. Шул мәсьәләдә Татарстан Республикасында экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиясе белән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы барлык гамәлләрне җайга салып-көйләп торачак, эшләрне республика штабы контрольда тотачак. 25 март көнне республика муниципаль берәмлекләре белән видеоконференция режимында ул хакта сөйләшү инде уздырылды, җаваплы кешеләр билгеләнде, һәр муниципалитет сайтында ике айлык барышы яктыртылып барачак – шул хакта килешенде, дип искәртте министр. Былтыр 944 меңләп (Казанда - 220 мең тирәсе)кеше өмәдә катнашкан булса, уртак максатлар бәрабәренә быел да шуннан ким булмас дип көтелә.

Тимер юл буйлары территорияләренә апрельның беренче ун көнлегендә уртак комиссия тарафыннан ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Казан, Яшел Үзән шәһәр Башкарма комитетлары вәкилләре белән берлектә санитар тикшерү ясалачак һәм вазгыять бәяләнәчәк.

Казанның уңайлыклар белән тәэмин итү, торак-коммуналь хуҗалык комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Александр Лобов башкалада айлык 4 апрельдан башлана, 23ендә гомумшәһәр өмәсе була, дип искәртте. Казанда айлык барышында социаль өлкәдә эшли торган оешмалардан һәм предприятиеләрдән өмә уздырганда чүп-чар полигоннарга бушлай кабул ителә, моның өчен талоннар өләшенә. Ә коммерция нигезендә эшләүчеләр (мәсәлән, төзелеш тармагы) талонны сатып алырга тиеш була.

Брифингта катнашкан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе башлыгы урынбасары Илгиз Гәрәев сүзләренчә, министрлыкның яңа структурасында экология милициясе юк, ләкин ике айлык барышында элек гамәлгә кертелгәне эшен дәвам иттерәчәк. Хокук бозучыларга карата былтыр ике айда барлыгы 1,112 млн. сумлык штраф салынган булган.

Татарстанда әйләнә-тирә мохитне сәламәтләндерү мәсьәләләре буенча халык өчен республика штабының “кайнар линия”се гамәлгә кертелгән: (283) 67-68-42.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International