Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләрен тапшырды
2011 елның 30 марты, чәршәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәтенең сыйфат премияләрен алуга уздырылган чираттагы бәйгегә тантаналы шартларда йомгак ясалды. 2010 ел бәйгесенең лауреат һәм дипломантларын Премьер-министр Илдар Халиков бүләкләде.
Татарстан Хөкүмәтенең сыйфат премияләрен алуга уздырылган бәйгенең бу инде алтынчысы иде. Үткән алты ел вакыт эчендә анда республиканың 423 предприятие-оешмасы катнашып, 21 е - лауреат, 53 е дипломант исемен яулаган. Шунысы игътибарга лаек: сыйфат бәйгесендә 44 предприятие үзен икешәр, 18 е - өчәр тапкыр сынап караган. Бәйге җиңүчеләре арасында “КАМАЗ-Металлургия”, “КАМАЗ-Дизель”, “Түбән Кама шин”, “Түбән Кама нефтехим”, “Казан оргсинтез”, “Казанкомпрессормаш”, “Чаллы-Бройлер” җәмгыятьләре, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитар часте һ.б. бар.
Бәяләү критерийларына Ауропаның сыйфат премиясе моделе салынган. Ул сыйфат менеджментының гомум принципларын – кулланучыга йөз тотуны, менеджмент сыйфатын, персонал җәлеп итүне, инновацияле эшчәнлек, партнерлыкны үстерү, нәтиҗәгә ориентлашуны һ.б. берләштерә. Бәйге, шул рәвешле, предприятие-оешмаларга максатчан үсешкә, эшчәнлекне камилләштерүгә һәм көндәшлек сәләтен күтәрүгә ярдәм итә. Премьер-министр Илдар Халиков белдергәнчә, сыйфат өлкәсендә ТР Хөкүмәте премиясе башкарылган эшкә югары бәя генә түгел, бизнесны камилләштерүгә, идарәнең нәтиҗәле стратегиясен төзүгә этәргеч тә. “Бу бәйгеләрнең ахыргы максаты кубоклар, дипломнар алу гына түгел. Шушы узган 6 ел эчендә республика җитәкчелеге тарафыннан сыйфат премиясе бәйгесенә махсус игътибар бирелде. Ул Татарстан алдындагы стратегик бурычларны хәл итүгә ярдәм итә. Үзебездә җитештерелгән товарларны Россия һәм чит илләр базарына чыгару,Татарстан товарларын таныту, аларның башка җитештерүчеләр арасында лаеклы урын алуы, уңай имиджын формалаштыру безнең өчен гаять мөһим. ТР Хөкүмәтенең сыйфат буенча премиясе “Татарстанның иң яхшы 100 товары” конкурсы белән бергә предприятиеләр белән идарә системасын, продукцияне актив рәвештә ил һәм чит ил базарларына этәрүне тагын да югарырак баскычка күтәрүне максат итә. Бу бәйгедә даими катнашучы република предприятие-оешмалары сыйфат буенча төбәкара, Бөтенроссия, халыкара бәйгеләрдә дә актив катнашып килә”,- дип ассызыклады Хөкүмәт башлыгы.
Сыйфат премиясен тапшыру буенча Совет рәисе урынбасары, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов шушы узган 6 ел эчендә бәйгедә 400 дән артык предприятие-оешманың гына катнашуын азрак саный. Аның белдерүенчә, алга таба предприятиеләрне популярлаштыру буенча эшнең нәтиҗәлелеген тагын да күтәрергә кирәк.
2010 елгы сыйфат премиясенә республиканың 16 шәһәр һәм районыннан 79 заявка алынган булган. Анда катнашкан 400 дән артык предприятие-оешманың бишесе, Совет карары белән лауреат исеменә лаек булган. Алар -“Түбән Кама нефтехим”, “КАМАЗ-Дизель” ААҖ, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының медицина-санитар часте, “ГКС” фәнни-җитештерү предприятиесе һәм “Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге” дәүләт учреждениесе. 16 сы- дипломант исеменә лаек булган. Дипломнар белән бүләкләнүчеләр арасында “Түбән Кама шин” ААҖ, “КАМАЗавтотехника” ҖЧҖ, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, “Татинвестгражданпроект” ДУП, Казан дәүләт энергетика униврситеты һ.б бар иде. 12 предприятие һәм оешма 2010 ел нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәтенең сыйфат премияләрен бирү буенча Совет грамоталары белән бүләкләнде.
Илдар Халиков бу юлы катнашучылар спектрының киңәюенә, араларында хатын-кызлар җитәкчелек иткән предприятие-оешмалар саны артуга шатлануын белдереп, 2011 елгы бәйге тагын да нәтиҗәлерәк булыр, дигән өметтә калды һәм предприятие-оешмаларны анда актив катнашырга чакырды.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
23
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2031 елда Бөгелмәнең 250 еллыгына багышланган тантаналы чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитетының беренче утырышын уздырды. Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында узды.
22
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәм чараларын һәм иминлекне тәэмин итү чараларын үткәрү мәсьәләләре буенча брифинг узды
Яңа ел бәйрәмнәре чорына республикада бик күп чаралар планлаштырылган. Биредә «Күрше фест» фестивале һәм «Татарстанда кыш» программасы активлыгы аерым урын алып тора. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз